Бу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм модернизацияләү - әлеге федераль проектның мөһим юнәлешләренең берсе. Аның максаты - илнең барлык халкын сыйфатлы, үз вакытында һәм бар кеше дә алырлык медицина ярдәме белән тәэмин итү.
Стәрлебаш районының Яшерган авылы өчен менә дигән яңалык! Хәзер искесе урынында яңа бина булачак, бу медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак. Төзелешне тулысынча бу ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Фото: bash.news.ru