-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әбҗәлилдә “Үсеш нокталары” ачылды

«Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Әбҗәлил районының авыл мәктәпләрендә барлыгы 11 белем бирү инновацион үзәге ачылды. Элек төзелгән бишкә яңа уку елында тагын алтау өстәлде. Алар Баим, Таштимер, Гусево, Ишкол, Кыдрач һәм Хәмит авылы мәктәпләрендә ачылды. Бу - табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре.

Әбҗәлилдә “Үсеш нокталары” ачылды
Әбҗәлилдә “Үсеш нокталары” ачылды
«Үсеш нокталары» ярдәмендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, уку предметларын үзләштерүдә укучыларның мөмкинлекләрен, табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын киңәйтү, шулай ук физика, химия, биология буенча уку материалын гамәли яктан эшләтү өчен шартлар тудырыла.

- «Үсеш нокталары» - заманча җиһазлар белән яңартылган кабинетлар, химик һәм биологик лабораторияләр. Аларда махсус белем алган мавыктыргыч һәм иҗади педагоглар эшли. "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре барлыкка килү белән авыл мәктәпләре технологик белемнең драйверы һәм аларны үстерүнең заманча бренды булды, - ди Әбҗәлил районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Рәхимова.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: