-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Продукцияне чит илгә озату чыгымнары компенсацияләнәчәк

Сәнәгать товарларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләрнең продукцияне чит илгә транспортлауга чыгымнарның 80 процентын компенсациялиләр.

Продукцияне чит илгә озату чыгымнары компенсацияләнәчәк
Продукцияне чит илгә озату чыгымнары компенсацияләнәчәк


“Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Русия экспорт үзәге гражданлык билгеләнешендәге сәнәгать продукциясен транспортлауга чыгымнарны компенсацияләүгә заявкалар кабул итү башлануы турында игълан итә. Бюджет йөкләмәләре лимитлары күләме 27,4 миллиард сум тәшкил итә.

- Бу - югары нәтиҗәлелекне күрсәтә торган иң кирәкле ярдәм чараларының берсе. Сайлап алулар тарихында бу конкурс беренче тапкыр тулысынча санлы форматта узачак. Бу экспортерларга заявка статусын күзәтеп торырга һәм конкурс процедурасын үтәкүренмәле итеп башкарып, онлайн-режимда раслау алырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде "РЭЦ" җәмгыяте вице-президенты Алексей Солодов.

Гаризаны 9 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр «Мой экспорт» санлы платформасында бирергә мөмкин.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: