+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Рубинга тиңнәр булмады!

Дүртөйленең яшь музыканты республика конкурсында беренчелекне яулады.

Рубинга тиңнәр булмады!
Рубинга тиңнәр булмады!

Дүртөйле шәһәренең музыка мәктәбе укучысы – 15 яшьлек Рубин Рәхмәтуллин “Талантлар вакыты” инструменталь башкаручылар республика конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булды. Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Иҗади кешеләр” проекты кысаларында онлайн-форматта узды.


Рубин Рәхмәтуллин саксофонда А. Вивальди һәм Ж. Масненың ике композициясен башкарды, аның инструментта виртуоз уены жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Бер елдан егет музыка мәктәбен тәмамлый, тик саксофон белән хушлашырга җыенмый. Яшь музыкант әйтүенчә, бу мавыгу аны гомер буе озата барачак.


— 7 ел элек без улыбызны, сулыш системасын үстерү өчен, музыка мәктәбенең саксофон бүлегенә укырга бирдек. Менә шулай ул музыка белән дуслашып китте. Киләчәктә һөнәрен физика һәм информатика белән бәйләргә планлаштыра, чөнки бу фәннәр буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Тик музыканы да ташламаячак дип өметләнәбез. Укытучы Ольга Беловага да рәхмәт белдерәсем килә: ул бик сабыр һәм сизгер, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли алды, — ди Рубинның әнисе Әлфия Рәхмәтуллина.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: