-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Табиблар өчен - кечкенә шатлыклар

Иглин районы волонтерлары республика акциясенә кушылды.

Табиблар өчен - кечкенә шатлыклар
Табиблар өчен - кечкенә шатлыклар
“Волонтерлык” федераль проекты кысаларында үткәрелә торган акциядә хакимият башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Фәнил Рамазанов, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Елена Калмацкая, “Алпамыш” спорт-үсмерләр клубы директоры Люция Галимова, “Юнармия” җитәкчесе Альберт Иплаев һәм волонтерлар катнаштылар.

Алар бергәләп дәваханә хезмәткәрләренә төшке аш алдыннан яңа гына мичтән чыккан пәрәмәчләр тапшырдылар. Акциянең партнеры – район кулланучылар кооперативы.

— Бу акция — кешеләрнең гомерен саклап калу өчен вакытын һәм көчен кызганмаучы табибларга рәхмәт билгесе. Коронавирус белән авыручылар саны көннән-көн арткан әлеге чорда ак халатлы кешеләргә игътибар күрсәтү аеруча мөһим, — дип билгеләп үтте Фәнил Рамазанов.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: