- Безнең өчен экспортка чыгуга кагылышлы барлык мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә кирәк, шул исәптән экспортерларга товарларны транспортлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга төбәк бюджетыннан субсидияләр бирүне дә. Бу мәсьәләдә вак-төяк юк, ярдәм һәм консультацияләр чараларының һәркайсы, нәтиҗәдә, бердәм конъюнктурага берләшә, - дип билгеләде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Экспорт эшкуарлыгына ярдәм итүнең әлеге механизмы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты һәм «Башкортстан Республикасында экспортны үстерү» төбәк проекты кысаларында Башкортстанда өченче ел гамәлгә ашырыла. Программа Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча беренче чираттагы чаралар исемлегенә керде. 2021 елда субсидиянең максималь күләме бер мөрәҗәгать итүчегә тотылган чыгымнар суммасының 80 процентына кадәр һәм 2 миллион сумнан да артык түгел.
Фото: pravitelstvorb.ru