+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар пособиесен алуга үзгәрешләр кермәкче

Пилот проекты Бөредә старт алды.

Балалар пособиесен алуга үзгәрешләр кермәкче
Балалар пособиесен алуга үзгәрешләр кермәкче

Агымдагы елның 1 ноябреннән 2022 елның 31 гыйнварына кадәр Бөре районы һәм шәһәре буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалы базасында унификацияләнгән гариза формасы буенча балалар пособиеләрен билгеләү буенча пилот проекты старт алды. Аны "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләтеп җибәрәчәкләр.

«Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасының «Максатлы социаль ярдәм» мәгълүмат системасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә заявка эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла, - ди республика гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. - Шулай ук балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары буенча "Онлайн-калькулятор" да кертелә, бу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы һәм дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы аша пособиеләр билгеләү өчен гариза тапшырырга мөмкинлек бирәчәк".

Сүз балалары булган гаиләләр өчен берьюлы берничә пособие билгеләү өчен документларның бердәм пакеты булган гаризаның унификацияләнгән формасын бирү турында бара: балага айлык пособие; күпбалалы гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык пособие; бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә өч яшь тулганчы айлык балалар пособиесе; балалары булган студентлар һәм аспирантлар гаиләләренә махсус социаль пособие; күпбалалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарның айлык акчалата компенсациясе.

Фото: togliatti24.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: