Башкортстанда чүп-чарны аерым җыю контейнерларын сатып алуга 13,4 миллион сум тотынылачак. Акчаны муниципалитетларга «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджеттан биргәннәр. Бу хакта төбәкнең табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Урал Искәндәров сүзләренә караганда, республикада 2 меңнән артык контейнер мәйданчыгы җиһазландырылган, калдыкларны аерым җыю белән 30лап муниципалитет мәшгуль. 2024 елга кадәр 22 меңнән артык контейнер сатып алырга кирәк.
- Быел республика илнең чүп-чарны аерып җыю өчен контейнерлар сатып алуга федераль субсидия алучы 46 төбәге исәбенә керде - дип аңлатты Урал Искәндәров. - Без инде 2022 елга 236 миллион сум күләмендә шундый ук заявка формалаштырдык.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чүп-чарны аерым җыюны оештыру буенча төбәк операторлары белән системалы эш алып барырга, шулай ук мондый якын килүнең өстенлекләрен аңлату буенча мәгълүмат таратуны көчәйтергә кушты.
Фото: ecology.bashkortostan.ru