+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Беренче балалар фольклориадасы Уфада узачак

Уфаның 450 еллыгы елында зур мәдәни форум үткәрү турында социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Беренче балалар фольклориадасы Уфада узачак
Беренче балалар фольклориадасы Уфада узачак

"Будапештта CIOFFның 50нче Генераль ассамблеясендә 2024 елда Русиядә, нәкъ менә Башкортстанда, беренче Бөтендөнья CIOFF балалар фольклориадасын үткәрү турында карар кабул ителүен бик шатланып хәбәр итәм. Бу, нигездә, быел республикада үткәрелгән Фольклориаданың иң якты һәм яхшы оештырылганнарның берсе дип танылуы аркасында мөмкин булды", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе хәбәр иткәнчә, бу идея турында CIOFF президенты Филипп Боссан белән VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылган көннәрдә фикер алышынган. Боссан әфәнде шул вакытта Советның Бөтендөнья балалар фольклориадасын уздыру буенча халыкара нигезләмә әзерләве турында сөйләгән.

"Без CIOFF Генераль ассамблеясенә безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәбез, — дип язды Башкортстан Башлыгы. — Бу Халыкара балалар иҗаты форумы республика халкына, беренче чиратта, балаларга һәм Уфаның 450 еллык юбилеена менә дигән бүләк булачак. Ә без үз ягыбыздан кунаклар һәм катнашучылар республикада үзләрен уңайлы хис итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез».

Башкортстанда шушындый зур форумнар үткәрелүе - республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проектының яхшы эшләвенең бер күренеше.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: