«Алтын битлек» фестивале Уфада легендар өч спектакль күрсәтә. Алар төрле вакытта Русиянең иң югары театраль бүләгенә — «Алтын битлек»кә лаек булган. Болар - Әкрам Ханның "Kaash", Иржи Килианның "Кечкенә үлем" һәм Охада Нахаринның "Минус 16".
"Алтын битлек" Уфага беренче тапкыр килде. Фестивальнең президенты Игорь Костолевский, Уфаны премия белән бик тыгыз иҗади һәм дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, дип билгеләп үтте. Бу республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проектының яхшы эшләвенең дә бер нәтиҗәсе булып тора.
17 һәм 18 ноябрьдә "П. Фоменко остаханәсе» театрының «Җәйге төндә йокы» спектакле күрсәтеләчәк.
Фото: culture.bashkortostan.ru