+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ташламалы ипотека алып, йорт төзисең киләме?

Тизрәк тәвәкәллә! Русиядә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты чикләрендә "Ташламалы ипотека" программасы эшли. Аны хәзер шәхси торак төзелеше (ИЖС) өчен дә алып була. Шулай ук бу ташламалы ипотеканы ике юнәлеш буенча кулланырга мөмкин - торак сатып алу өчен дә, төзелеш өчен дә!

Ташламалы ипотека алып, йорт төзисең киләме?
Ташламалы ипотека алып, йорт төзисең киләме?

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында ташламалы ипотека бирү өчен акча лимиты 2,4 триллион сумга кадәр арттырылды.

Шунысы мөһим: ташламалы ипотеканың суммасы - 3 миллион сумнан, ә ставкасы 7 проценттан артмаска тиеш.

Тәвәкәлләп калыгыз, ташламалы ипотека программасы 2022 елның 1 июленә кадәр генә гамәлдә булачак.

Торак сатып алырга, төзергә теләгән кешегә кредит бирү мөмкинлеге каралган. Моны сату-алу килешүе яки аны төзегәннән соң, йортны тапшыру килешүе буенча эшләргә була. Кредитның максималь суммасы - өч миллион сум. Беренче взнос – 15 проценттан да ким булмаска тиеш.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты ярдәмендә 2030 елга илдә елына 120 миллион квадрат метр торак төзелергә тиеш. Нәтиҗәдә, 5 миллионнан артык гаилә ел саен торак шартларын яхшырта алачак. Бу вакытка илдә ташламалы ипотека ставкасын 6 процентка кадәр киметү планлаштырыла.
Башкортстан Республикасы ипотека кредиты программасында катнашу буенча Русия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора.

Фото: bashinform.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: