+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфаның Глумилино бистәсендә яхшы юллар төзелә!

«Глумилино» микрорайоны - Уфаның киеренке үсеш алган төбәкләренең берсе, анда күпфатирлы йортлар төзү актив алып барыла. Халыкка уңайлыклар тудыру, аерым алганда, транспорт белән тәэмин итү өчен юлларны проектлау һәм төзү буенча эш алып барыла.

Уфаның Глумилино бистәсендә яхшы юллар төзелә!
Уфаның Глумилино бистәсендә яхшы юллар төзелә!
2019 ел ахырында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында Глумилино урамы барлыкка килде, ул 409 метрга сузылган. 2020 елда Рудольф Нуриев урамы төзелеше тәмамланган.

Быел Дәүләткилдиев бульварын төзүгә муниципаль контракт төзелде. Российская урамыннан Рудольф Нуриев урамына кадәр эшләр башкарылачак. Участокның озынлыгы 451 метр тәшкил итә. Төзелешне киләсе елның көзенә тәмамлау планлаштырыла.

Моннан тыш, Глумилино һәм Рудольф Нуриев урамнарында тышкы яктыртуны оештыру эше дә алып барыла.

 

Фото: ufacity.info

Уфаның Глумилино бистәсендә яхшы юллар төзелә!
Уфаның Глумилино бистәсендә яхшы юллар төзелә!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: