+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа "Үсеш нокталары" барлыкка килә

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, “Заманча мәктәп” федераль проекты нигезендә Нуриман районында өч “Үсеш ноктасы” барлыкка киләчәк.

Яңа "Үсеш нокталары" барлыкка килә
Яңа "Үсеш нокталары" барлыкка килә

Красный ключ, Яңа күл һәм Иске күл авыллары мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” үзәкләре өчен бүлмәләрне ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Уку процессын оештыру өчен бу мәктәпләргә чираттагы махсус корылмалар китергәннәр. Алар – химия, биология һәм физика буенча санлы лабораторияләрдән гыйбарәт.

“Нуриман районында Красная Горка һәм Павловка авыллары мәктәпләре нигезендә булдырылган “Үсеш нокталары”нда укучылар санлы һәм гуманитар юнәлешләр буенча уңышлы шөгыльләнә, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Морзакаева. – Ә бу уку елына тагын өч “Үсеш ноктасы” барлыкка киләчәк”.

 

Фото: Нуриман районы хакимияте сайтыннан. 

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: