+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Европалылар Башкортстан карабодаен яратып ашый

Ноябрь башында Европа илләренә Башкортсаннан экспортланган ярмаларның гомум күләме 39,5 тонна тәшкил итте.

Европалылар Башкортстан карабодаен яратып ашый
Европалылар Башкортстан карабодаен яратып ашый

Илдә Президент Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Аның ярашлы, 2024 елга чит илгә илебез АПК продукциясен 45 миллиард долларлык сатарга тиеш.

Шул уңайдан, республика елдан-ел игенчелек продукциясе экспортерлары булган илләр исемлеген елдан-ел киңәйтә. Быел бу исемлеккә Швейцария да кергән. Башкортстан аграрийлары Швейцариягә һәм Бельгиягә карабодай, арпа һәм тары ярмалары экспортлаган.

Швейцариягә экспортның гомум күләме 20 тонна тәшкил иткән. Шуның 16 тоннасы карабодай ярмасына туры килә. Швейцария, аңардан тыш, ике тонна арпа һәм тары ярмасы сатып алган.

Ноябрь башында шул ук ярмалар Бельгиягә дә экспортлаган - 19,5 тонна продукция Европа үзәгенә киткән.

 

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: