-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Пенсионер, турист та буласың киләме?

Башкортстан буйлап бушлай сәяхәт ит!

Пенсионер, турист та буласың киләме?
Пенсионер, турист та буласың киләме?

"Туризм" һәм “Демография” гомумдәүләт проектлары кысаларында "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проекты эшләп килә. Аның нигезендә ике ел эчендә 3600 пенсионер бушлай Башкортстанның билгеле туристик маршрутлары буенча үтте.

Әлеге социаль проект үткән елда старт алган иде. Аның өчен 5 миллион сум акча бүленгән. Пенсионерлар “Янгантау”, “Торатау” геопаркларында, Уфа, Сибай, Бөре һәм башка җирләрдә экскурсияләрдә булган.

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитетында белдерүләренчә, проект киләчәктә дә дәвам итәчәк. Анда катнашып, матур ял итәргә, республиканың төрле төбәктәге истәлекле урыннары белән танышырга мөмкин. Бер яисә ике көнлек сәяхәттә 60 яшьтән өлкәнрәк ирләр һәм 55 яшьне үткән хатын-кызлар елына бер тапкыр катнаша ала.

Моның өчен https://долголетие.соцтуризмрб.рф/ сайтында теркәлергә һәм үзегезгә ошаган турны сайлап алырга кирәк.

 

Фото: tourism.bashkortostan.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: