-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дәүләкәндә парк төзекләндерелә

Дәүләкән шәһәрендә үзәк паркны төзекләндерүнең беренче этабы ахырына якынлаша.

Дәүләкәндә парк төзекләндерелә
Дәүләкәндә парк төзекләндерелә
Проект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкканнан соң тормышка ашырыла. Күләмле эшләр шәһәр үзәгендә "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Дәүләкән районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, җәмәгать киңлекләрен үзгәртеп кору быел башланган. Кызыл мәйдан, Мәҗит Гафури, Җиңү урамнарында велосипед юллары һәм тротуарлар барлыкка килгән, асфальт катламы яңартылган, яшел үсентеләр утыртылган, заманча тукталыш павильоны урнаштырылган. Дим яр буен төзекләндерү эшләре бара. Тиздән биредә яшәүчеләр өчен тагын бер ял объекты – суга имин керү мөмкинлеген тәэмин итүче пирс барлыкка киләчәк. Аннары эскәмияләр һәм урам утлары урнаштырылачак.

Үзәк паркны төзекләндерүнең икенче этабында юлларга асфальт салу, спорт мәйданчыгы һәм урам тренажерлары урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган. Амфитеатр һәм ачык һавада төрле чаралар үткәрү өчен сәхнә җиһазландырылачак.

Фото: Татьяна Сафонова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: