+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кушнаренкода ФАПлар төзелә

Кушнаренко районында бу ел ахырына кадәр өч модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылачак.

Кушнаренкода ФАПлар төзелә
Кушнаренкода ФАПлар төзелә
Мәмәк авылында яңа ФАПны урнаштыру буенча монтаж эшләре бара да инде.

«Биредә 346 авыл кешесенә, шул исәптән 73 балага хезмәт күрсәтеләчәк, - ди Кушнаренко үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Бакаев. - ФАПта югары категорияле фельдшер, «Авыл фельдшеры» программасында катнашучы Минзәлә Муллагилдина эшләячәк».

Барлык модульле ФАПлар ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазларның һәм медикаментларның тулы комплекты белән җиһазландырылачак. Мәмәктән соң, Солтанай һәм Якуп авылларында модульле конструкцияләрне монтажлау эшләре башкарылачак.

Беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү - «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Фото: "minsdrav.ru"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: