-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Торак төзелеше өчен җир участоклары ачыкланган

Башкортстанда шәхси торак төзелеше һәм күпфатирлы йортлар төзү өчен гомум мәйданы 21000 кв. метрдан артык булган тагын 3 перспективалы җир участогы ачыкланган.

Алар Дүртөйле һәм Күмертау шәһәрләрендә урнашкан. Бу хакта Башкортстан буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

— Торак төзелеше өчен яраклы участокларны ачыклау буенча төбәк хакимият органнары белән уртак эшебез дәвам итә.

Бүгенге көндә проект кысаларында Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Салават, Нефтекама, Бәләбәй, Туймазы, Мәләвез, Дүртөйле, Күмертау, Дәүләкән һәм Яңавыл шәһәрләрендә гомум мәйданы 4,5 млн. кв. м. булган 43 җир участогы ачыкланган. Аларның 7сендә төзелеш алып барыла да инде, ә 10 территория буенча мәгълүмат ачык кадастр картасында күрсәтелә һәм кызыксынган кешеләр карый ала, — диде Росреестр идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Республикада проект операторы булып торучы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тагын 24 участок буенча ачык кадастр картасына мегълуматлар тапшырырга туры киләчәк. Сервис функционалы әлеге җир участокларын алу тәртибен шактый гадиләштерә. Башкортстанда торак төзелешенә буш җирләрне карау өчен Ачык кадастр картасы сайтында "Торак төзелеше"не сайларга һәм эзләү юлына төбәкнең номерын кертергә кирәк.

Территорияне куллану белән кызыксыну турында сигнал бирү өчен тиешле объектның мәгълүмат тәрәзәсендә "Мөрәҗәгатьне бирергә" дигән сылтамага басарга кирәк. Башкортостан Республикасы Хөкүмәтенең Финанс һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе департаментының милек сәясәте бүлеге мөдире Илдар Аминев сүзләренә караганда, җир кишәрлекләреннән файдалануның нәтиҗәлелеген анализлау республикада төзелеш тармагына ярдәм күрсәтергә һәм торак базарында тотрыклылык тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, "Төзелеш өчен җир" проекты Русия премьер-министры Михаил Мишустин кушуы буенча "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Торак төзелеше өчен җир участоклары ачыкланган
Торак төзелеше өчен җир участоклары ачыкланган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: