+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Медицина күрсәткечләре өчен шәхси җаваплылык булачак

Республика Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте утырышында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Медицина күрсәткечләре өчен шәхси җаваплылык булачак
Медицина күрсәткечләре өчен шәхси җаваплылык булачак

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә максатлы күрсәткечләргә ирешү өчен тагын да нәтиҗәлерәк эш алып барырга кирәк.

- Сәламәтлек саклау системасында коронавирус йогышы эпидемиясе белән турыдан-туры бәйле объектив кыенлыклар бар. Әмма гомумдәүләт проектларының максатларына, бурычларына һәм күрсәткечләренә ирешү өчен шәхси җаваплылык безнең барыбызга да йөкләнгән, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, Башкортстанда агымдагы елда 7 төбәк проекты тормышка ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп максатларын, бурычларын һәм нәтиҗәләрен үтәү өчен эшләнгән. Республикага 2021 елга максатлы 51 күрсәткеч җиткерелгән.

Андрей Назаров «Республика сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты турында борчылуын белдерде.

Максим Забелин аңлатканча, бу юнәлештә артта калуның сәбәпләре - медицина хезмәткәрләренең югары агымлылыгы, стрессның югары дәрәҗәсе пандемиягә турыдан-туры бәйле. Болар барысы да сәламәтлек саклау системасыннан кадрлар китүгә китерә.

Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, соңгы ике айда әлеге күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә, табиблар белән тәэмин ителеш, шул исәптән махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү буенча, максатлы күрсәткечләргә ирешелгән.

Андрей Назаров медицина кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга, халыкка квалификацияле һәм үз вакытында ярдәм күрсәтергә кушты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: