+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар хәвефсезлеге — беренче урында!

Дәүләкән районының ике авылында мәктәпләр янына светофорлар урнаштырылды.

Балалар хәвефсезлеге — беренче урында!
Балалар хәвефсезлеге — беренче урында!
Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Дәүләкән районының ике авылында мәктәпләр янындагы җәяүлеләр кичүендә светофорлар урнаштырылган. Белем учакларының һәрберсендә мәктәпкәчә төркемнәр дә бар. Көн саен дәресләргә 140лап бала йөри. Хәзерге вакытта автомобильләр саны көннән-көн арта. Хәтта авыл урамнарында да мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да, укучыларның да иминлеген тәэмин итү бик мөһим.

Чуенчы авыл Советы башлыгы Сергей Никифоров белдерүенчә, эшләр урындагы бюджет исәбенә башкарылган. Хәрәкәтне көйләү чаралары бәхетсезлек очракларын булдырмауга, шулай ук “өй-мәктәп-өй” көндәлек маршрутлары вакытында юлның куркыныч участокларында укучыларның һәм машина йөртүчеләрнең игътибарын арттыруга юнәлтелгән.

Чуенчы авылы мәктәбе директоры Рамил Фәизов билгеләвенчә, мәктәпкә – 60, мәктәпкәчә төркемгә 10 бала йөри. Сүз дә юк, мәктәпләр янындагы светофорлар юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметә.


Чыганак: Дәүләкән районы хакимиятенең аналитика бүлеге


Фото:srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: