-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Киләчәккә билет” — һөнәргә юл ача

Балтач районы укучылары “Киләчәк лабораториясе” мультимедиа күргәзмә-практикумында катнашты.

“Киләчәккә билет” — һөнәргә юл ача
“Киләчәккә билет” — һөнәргә юл ача
Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Президент Владимир Путинның май указлары белән имзалаган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Һәр баланың уңышы” федераль проекты тормышка ашырыла. “Киләчәккә билет” – әлеге өстенлекле проектның уңышлы башлангычы.

Нәкъ "Киләчәккә билет" проекты кысаларында 13 ноябрьдә Балтач районы укучылары башкалага килеп, “Русия – минем тарихым” тарихи паркында узган “Киләчәк лабораториясе” мультимедиа күргәзмә-практикумында катнашты.

Укучылар “Киләчәк шәһәре – 2035” төзелешендә социаль эшкуар, логист, укытучы, экскурсовод буларак катнашты, һөнәрләрне бөтенләй башка сыйфатта ачты.

"Мондый масштабтагы чарада катнаша алуыма мин бик шат. Чөнки без һөнәр сайлау алдында торабыз. "Киләчәк лабораториясе" аны сайлауда ачыклык кертте", — ди Иске Балтач 2нче мәктәбе укучысы Гүзәл Рәхимҗанова.

Күргәзмә укучыларда гына түгел, балаларны озатып йөрүче укытучыларда да бик күп якты тәэссоратлар калдырды.
"Киләчәккә билет" – 6-11нче сыйныф укучыларына башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проекты.

"Киләчәк лабораториясе" күргәзмәсе балалар өчен аеруча кызыклы: бу – интерактив квестлар, 30дан артык һөнәри тармак һәм 300дән артык һөнәр. Монда килгән һәр укучы белгечлекнең беренче төгәл образын күз алдына китерә алачак. Тормышта үз юлыңны, булачак һөнәреңне сайлаудан да мөһимрәк нәрсә юк!" – ди педагог Гүзәл Вәлиева.
 


Чыганак: Балтач районы хакимиятенең аналитика бүлеге
 


Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: