+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Юл кагыйдәләрен кече яшьтән белеп үсәләр

Хәйбулла районында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында автошәһәрчек булдырылган.

Юл кагыйдәләрен кече яшьтән белеп үсәләр
Юл кагыйдәләрен кече яшьтән белеп үсәләр
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәресләр Хәйбулла районының Уфимский авылында булдырылган беренче балалар автошәһәрчегендә уңышлы уза.
 
Әлеге проект Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында тормышка ашырылды.

Автошәһәрчектә үткән дәресләргә урындагы мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре йөри. Балалар юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнүне күнекмәләр аша ныгыта.

Автошәһәрчек мәйданчыгы чын шәһәр урамнары кебек җиһазландырылган. Монда светофорлар да, юл билгеләре дә бар.
Бүгенге көндә автошәһәрчек – балалар гомере һәм сәламәтлеге өчен хәвефсез шартларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы.
 


Чыганак: Хәйбулла районы хакимиятенең аналитика бүлеге
 

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: