+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ишембай ФАПларына 28 ноутбук кайтты

Ишембай районы дәваханәсе «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча төбәккә бүлеп бирелгән акча исәбенә заманча 28 ноутбук сатып алды.  

Ишембай ФАПларына 28 ноутбук кайтты
Ишембай ФАПларына 28 ноутбук кайтты

Компьютерлар «Республика медицина мәгълүмат-аналитик системасы" дәүләт мәгълүмат системасында район фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре эше өчен кайтарылды. Хәзер медиклар анда пациентларның электрон медицина карталарын алып бара, аларны табибка кабул итүгә яза ала.

“Яңа ноутбуклар гражданнарны кабул итү процессын тизләтәчәк, электрон документ әйләнешен алып бару системасын автоматлаштырачак һәм, гомумән алганда, медицина хезмәтләре күрсәтүнең яхшыруына йогынты ясаячак", — ди Ишембай дәваханәсе хезмәткәрләре.

Шулай ук ноутбукларны куллану хәзер авыл кешеләренә шәһәр поликлиникасына барырга кирәкми торган тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен формалаштырырга, тапшырырга һәм электрон рәвештә алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, бүгенге көндә Ишембай районының 36 фельдшер-акушерлык пункты заманча компьютерлар белән җиһазландырылган.

Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү — «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшеренүләрен оештыруны күздә тота. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән проектлар турындагы указга 2018 елның маенда кул куелды.

Фото:
zdorovayarossia.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: