Шәһәрдә пластик шешәләр, пыяла өчен аерым контейнерлар, катыргы һәм макулатура җыю өчен аерым урыннар, куркыныч калдыклар – батарейкалар, аккумуляторлар, терекөмешле термометрлар, энергия саклаучы лампочкалар өчен бокслар урнаштырылган инде.
“2018 елда «Гринпис» Октябрьскийны Русиянең чүп-чарны аерым җыю өчен уңайлы 5 шәһәре исемлегенә кертте. Карар чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар саны буенча кабул ителде. 2019 елда Октябрьский «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» Бөтенрусия конкурсының республика этабында «Каты коммуналь калдыкларны аерым җыю – шәһәрнең экологик хәвефсезлегенә бер адым» проекты белән җиңүче дип танылды», — дип язган хакимият башлыгы Алексей Шмелев социаль челтәрләрдәге битендә.
Хакимият башлыгы ассызыклавынча, алар моның белән генә тукталмаячак һәм чүп-чарны сортларга тагын да тирәнтенрәк аерырга омтыла. Мәсәлән, быел шәһәр 36 яңа контейнер сатып алган: кызыллар - пыяла, сорылар иске көнкүреш техникасы өчен.
- Бүген чүп-чарны аерып һәм аны алга таба эшкәртүгә җибәреп, без киләчәккә зур өлеш кертәбез, балаларыбызга һәм оныкларыбызга чиста шәһәр һәм әйләнә-тирә дөньяны чиста калдыру турында кайгыртабыз, - ди Алексей Шмелев.
Фото: https://mgazeta.com/