-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Үрнәклеләр үрнәкле чишмәгә ия

Быел җәй «Башкортстан чишмәләре» проекты кысаларында республика районнарында чишмәләрне төзекләндерүгә гаризалар кабул ителде. Төбәк территориясендә мондый бәйге беренче тапкыр оештырылды.  

Үрнәклеләр үрнәкле чишмәгә ия
Үрнәклеләр үрнәкле чишмәгә ия

Проектның өстенлекле юнәлешләре булып чишмәләрдән файдалану мәдәниятен күтәрү, халыкның чиста чишмә суын куллану мөмкинлеген булдыру, шулай ук республика халкының гомер озынлыгын арттыру тора. Бу Русия Президенты Владимир Пуин тарафыннан имзаланган «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә.

Конкурс комиссиясенә, республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләреннән тыш, «Яшел Башкортстан» җәмгыяте активистлары, Башкортстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге җәмәгать инспекторлары һәм журналистлар керде.

Җиңүчеләр арасында Хайбулла районының Үрнәк авылында урнашкан «Акбурт» чишмәсе дә бар. Шушы көннәрдә әлеге чишмәне төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Шифалы суы белән танылган чишмә территориясе яңа төсләргә буялды, койма коелды, эскәмияләр һәм беседкалар төзелде.

Урындагы халык чишмәнең экологик туризмны җәлеп итә торган урынга әйләнер дип өметләнә.

Фото: https://bash.news/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: