+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәдәнияткә - миллионнар

“Мәдәният” гомумәүләт проекты кысаларында республиканың Федоровка районы мәдәният йортын тезекләндерү бара.

Мәдәнияткә - миллионнар
Мәдәнияткә - миллионнар

Ремонт эшләре 3 елга сузылачак. Моңа 160 миллион сумнан артык акча юнәлтмәкчеләр. Шуларның 41 миллион сумы 2021 елда үзләштереләчәк.

Әлеге вакытта Федоровка район мәдәният йорты коллективы вакытлыча Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге бинасында урнашкан.
Заманчалаштырганнан соң, мәдәният учагы танымаслык булып үзгәрәчәк. 370 урынга исәпләнгән концертлар залына да ремонт ясалачак. Бинаның тышкы стеналары һәм түбәсен дә алыштырачаклар. Эчке һәм тышкы инженер челтәрләрен яңартачаклар. Заманча сәхнә, яктылык, тавыш һәм технология корылмалары сатып алыначак. Клублар эше өчен тәгаенләнгән кабинетлар җиһазландырылачак”, – ди Федоровка районы хакимияте хезмәткәре Лилия Исәнгулова.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: