- Экспортка чыгу юлында Башкортстан компанияләренә ярдәм итү, анализлау, предприятиеләрнең үсеш нокталарын билгеләү, республика компанияләре продукциясенә ихтыяҗ булачак чит ил базарларын ачыклау бурычы тора, - дип билгеләп үтте Лена Изотова.
«Ашыгыч экспорт ярдәме» «Нефтемонтаждиагностика» предприятиесендә булды, ул нефть химиясе, нефть-газ эшкәртү, нефть-газ һәм төзелеш сәнәгате өлкәсендә барлык эшләрне гамәлгә ашыра. Предприятиенең табышы елына 300-600 миллион сум тәшкил итә. Төп заказчы - Транснефть.
«Нефтемонтаждиагностика» компаниясе Башкортстанның Беларуська бизнес-миссиясендә катнашачак, ул 6-9 декабрьдә узачак.
Фото: pravitelstvorb.ru