-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сергей Кириенко һәм Игорь Комаров Бөтенрусия конкурсы финалында булдылар

19 ноябрьдә Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Түбән Новгородның "Юпитер" концерт залында узган һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен оештырылган "Зур тәнәфес" Бөтенрусия конкурсы финалын ябу тантанасында катнаштылар.

Сергей Кириенко һәм Игорь Комаров Бөтенрусия конкурсы финалында булдылар
Сергей Кириенко һәм Игорь Комаров Бөтенрусия конкурсы финалында булдылар

Сергей Кириенко "Зур тәнәфес" конкурсының Күзәтчелек советын җитәкләде, ул шул ук исемдәге Бөтенрусия конкурсын оештыручы булып тора. Сергей Кириенко финалистларны котлады һәм, аларның барысы да - җиңүчеләр, дип билгеләп үтте, чөнки урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен “Зур тәнәфес” конкурсында 410 меңнән артык катнашучы иң яхшылар булып танылды.

“Сез мәңгегә беренче булып каласыз, чөнки яңа проектлар булачак, “Зур тәнәфес” дәвам итәчәк, бәйгене киләсе елларда да кабул итәргә ризалашкан Түбән Новгородка рәхмәт. Әмма беренчеләр һәрвакыт беренче булып калачак", - диде ул.

"Зур тәнәфес" конкурсы "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасы тарафыннан уздырыла һәм "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

9-13 ноябрьдә Кырымдагы "Артек"та 9-11нче сыйныф укучылары арасында "Зур тәнәфес" конкурсының финалы узды. Җиңүчеләр арасында якташларыбыз да бар иде, Башкортстаннан 12 укучы республиканы танытты. Алар - Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама һәм Ишембайдан мәктәп, гимназия һәм лицей укучылары.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: