Табиблык амбулаториясен төзү Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды.
- Иске Туймазадагы амбулатория сменага 75 пациент кабул итүгә исәпләнгән. Ул ике меңнән артык кеше яшәүче биш торак пунктка хезмәт күрсәтәчәк, - дип сөйләде Туймазы районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Хәйдәрова.
Фото: "Башинформ"