+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Краснокама районында фабрика төзеләчәк

Краснокама районының Түбән Татья авылында йомырка җитештерү буенча кошчылык фабрикасы төзергә ниятлиләр.

Краснокама районында фабрика төзеләчәк
Краснокама районында фабрика төзеләчәк
Республиканың бу районында «Эшкуарлык сәгате»ндәге инвестпроектны 2021 елда булдырылган тәүлеклек чебиләр үстерүче компания тәкъдим итте.

Проектка планлаштырылган инвестицияләр күләме 150 млн. сум тәшкил итә. Аны уңышлы гамәлгә ашырган очракта 60 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

"Компания җитештерү эшчәнлеге өчен җиһазлар һәм чимал сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән вакытта инвестицияләрнең гомум күләме 70 млн. сум тәшкил итте. Тулы проект 2022 елның IV кварталында көченә керәчәк», - диде Краснокама районы хакимияте матбугат хезмәте хезмәткәре Зәлия Галиева.

«Эшкуарлык сәгате» нәтиҗәләре буенча компаниягә әлеге инвестицион проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итү турында карар кабул ителде.

"Эшкуарлык сәгате" утырышлары Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: