+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чакмагышлылар, сыйфатлы су көтегез!

"Экология” гомумдәүләт проекты һәм "Чиста су" төбәк программасы кысаларында Башкортстанда 29 су белән тәэмин итү объектын реконструкцияләү планлаштырыла.

Чакмагышлылар, сыйфатлы су көтегез!Чакмагышлылар, сыйфатлы су көтегез!
Чакмагышлылар, сыйфатлы су көтегез!

Су тәэминаты объектларын модернизацияләү нәтиҗәсендә 13 меңнән артык чакмагышлылар да сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк.

Эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен “Водоканалпроект” оешмасы проект-тикшерү эшләре башкарган. Хәзерге вакытта биредә суүткәргеч һәм канализация торбалары салынган, шулай ук машина залы гидроизоляцияләнгән, икенче күтәрелешле насос станциясе бинасының түбәсе ремонтланган һәм су әзерләү бинасына нигез салынган.

Моннан тыш, төзелеш мәйданчыгында су әзерләү станциясенең өч секциясе кайтарылган, икенче күтәрелешле насос станциясе бинасында электр монтажы эшләре төгәлләнгән һәм горизонталь юнәлешле бораулау кулланып, торба үткәргечләр салына башлаган. Шулай ук җир асты суын чистарту станциясе урнаштырылган.

"Проектны гамәлгә ашыру безгә районның 13 меңнән артык кешесен эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Чакмагыш муниципаль унитар предприятиесе директоры Фән Гулюмов. Ул шулай ук хәзер объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнеп, территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла, дип аңлатты.

 

 

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас