

Яңа авыл хуҗалыгы объектын төзү “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Башкортстанның Дүртөйле районы Суккул авылында яңа терлекчелек комплексы төзелеше бара. Бүгенге көндә эшләр төгәлләнеп килә: ике бозау караучы эшкә алынды. Сыер саву залы да бар, ул, Израиль җиһазлары белән тәэмин ителеп, тулысынча автоматлаштырылган. Тиздән 300 башка исәпләнгән сыер абзарын ачачаклар.
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов әйтүенчә, терлекләр өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган.
- Сыерларга ял итү өчен махсус җәймәләр каралган, - дип сөйли район җитәкчесе. - Фермада тагын бер яңалык - Голландиядә җитештерелгән робот-азык ташучы. Шушы көннәрдә Венгриядән 97 баш терлек килде, озакламый тагын 66 баш нәселле таналар булачак. Алар монда инде 450 баш.
Декабрьгә сөт җитештерү комплексы тулысынча эшли башлаячак, бу районда сөт терлекчелеген үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк.