

Әлеге проектка ярашлы, 27-28 ноябрьдә Башкортстан дәүләт курчак театрында “Данлыклы Белмәсҗан” спектакле күрсәтеләчәк.
Николай Носовның билгеле әкияте буенча сәхнәләштерелгән спектакль үзенең яшь дусларын көтә.
Спектакльне актриса һәм режиссёр Ольга Штырляева куйган.
Актёрлар Альбина Шумячер, Сергей Булка, Вадим Габидуллин, Светлана Имаметдинова, Екатерина Кочурова, Эмиль Латыйпов, Надежда Прошина, Илүзә Мөхитова, Айнур Мәкъсүтов һәм Галина Шәйхетдинова балаларга күңелле тамаша әзерләгән.
Әкият иленә рәхим итегез!
Фото: "ВКонтакте"