Нуриман районы территориясендә 9 фото-видеофиксация камерасы 2019 елдан бирле эшли. Ел ахырына кадәр камераларны Павловка, Красная горка, Чандар, Яман-Порт, шулай ук Иске Күл, Нимисләр, Новобедеево, Зур Тенкәш авыллары янында урнаштырачаклар.
- Фото-видеофиксация камераларын урнаштыру юллардагы хәлгә уңай йогынты ясар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметер дип ышанам, - диде Нуриман район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков.
“Имин һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган.
Фото: srk.nationalpriority.ru