Барлык яңалыклар

Аскында да Яңа елга — яңа ФАП!

Аскын районында Яңа ел алдыннан Мота-Елга авылында яшәүчеләр өчен заманча ФАП ачылачак.  

Аскында да Яңа елга — яңа ФАП!

Фельдшер-акушерлык пунктын төзү өчен конструкцияләр кайтартылган һәм аны урнаштыру эшләре башланган. 63 квадрат метрлы ФАПның бер катлы бинасы тамбурдан, көтү, кабул итү бүлмәләреннән, процедура һәм тикшеренү кабинетларыннан, шулай ук киенү-чишенү һәм дарулар саклау өчен каралган бүлмәләрдән торачак.

Керү төркемен мөмкинлекләре чиклеләр өчен пандус белән җиһазлыйлар. Бина янында субайларга нигез һәм корылманың каркас металл конструкцияләренә беркетелгән сэндвич-панельләрдән диварлар каралган. Анда җылылык һәм вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация, яктырту һәм электротехник җайланмалар, шулай ук янгын сүндерү-сак сигнализациясе булачак.

Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов Мота-Елгада ФАП төзелешенең Президент Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында алып барылуын билгели. Башлык әйтүенчә, якын арада Кубияз авылында да яңа ФАП ачылачак, киләсе елда Иске Казанчы авылында авыл-табиблык амбулаториясе, Ключи һәм Яңа Казанчы авылларында модульле ФАПлар төзү планлаштырылган.

Авыл халкы өчен яңа ФАП ачылу - чыннан да, бик мөһим вакыйга, чөнки биредә яшәүчеләрнең төп категориясе – өлкәннәр. Мондый пунктлар ачылганнан соң авыл кешеләренә район үзәгенә барып йөрергә кирәкмәячәк, алар табибка кадәр беренчел медик-санитар ярдәмне урында ала алачак. Халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү — авыл җирендә уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен мәҗбүри шартларның берсе.

Фото: https://mgazeta.com/

 

Автор:Ләйсән Якупова