Барлык яңалыклар

Уңай үзгәрешләр барлык тармакларны да колачлый!

Республикада гомумдәүләт проектлары кысаларында күп эшләр башкарыла.

Уңай үзгәрешләр барлык тармакларны да колачлый!

Дәүләкәндә театр
студиясе эшли

“ЖиТЕЛЬ” мәктәп милли театр студиясе” проекты “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Аның кысаларында Дәүләкәндәге 3нче башкорт гимназия-интернатында балалар милли театр студиясе оештырылды. Башкортстан язучылары һәм артистлары укучылар өчен әдәби тәрҗемә һәм актерлык осталыгы буенча осталык дәресләре үткәрде. Үз һөнәренең осталары балаларга спектакльләрдә музыкаль номерларны куллану ысулларын күрсәтте.
— Осталык дәресләренең берсен без мәктәптә үткәрдек. Безнең укучыларыбыз, булачак театр студиясе актерлары, якташыбыз, Русиянең халык артисты Таңчулпан Бабичева белән очрашты. Проектны тормышка ашыруның киләсе этабында музыкаль номерларны спектакльгә кертергә өйрәнәбез, — ди педагоглар.
Укучылар инде үзләренең спектакльләре белән район авылларына чыккан. Иҗади проект декабрь аенда Зөһрә Буракаеваның “Страна Рух” пьесасы буенча йомгаклау спектакле белән тәмамланачак. Спектакль грант акчасына сатып алынган синхрон тәрҗемә өчен аппаратура кулланып куелачак.

Межгорьеда — яңа сквер

Межгорье шәһәре “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты кысаларындагы чараларны тормышка ашыруда актив катнаша.
Быел шәһәр территориясендә Беренче юл яручылар скверын һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү бара. Эшләр төгәлләнгән диярлек, ноябрь ахырына яңартылган сквер яраткан ял итү урынына гына түгел, ә шәһәрнең тантаналы чаралар уздыру урынына да әвереләчәк.
“Яңа ел алдыннан шундый искиткеч бүләк ясаган өчен рәхмәт! Сквер әле рәсми рәвештә ачылмаса да, биредә йөрү бик рәхәт, бала гадәти булмаган яңа таганнарны шунда ук ошатты!” — ди Межгорьеда яшәүче Наталья Видинеева.
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проектын тормышка ашыру барышында шәһәрдә җәмгысы 9 ихата территориясе төзекләндерелгән, шул исәптән “Башкортстан ихаталары” программасы буенча 3 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү һәм 5 җәмәгать территориясен төзекләндерү эшләре башкарылган.
Хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы Вячеслав Калугин әйтүенчә, шәһәрне төзекләндерү, инфраструктура объектларын үстерү һәм тиешле хәлдә тоту, гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре шәһәр хакимияте эшчәнлегендә мөһим урын алып тора. Шәһәрне төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәк.

Заманча аппарат барысын да күрә!

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Салават шәһәре дәваханәсенә югары класслы УЗИ аппараты алынды. Ул “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына керүче “Онкология авырулары белән көрәш” федераль проекты кысаларында кайтарылды.
Аппарат амбулатор онкология ярдәме үзәгендә урнаштырылган, ул онкология авыруларын иртә ачыклау мөмкинлеге бирә. Киләчәктә онколог белән бергә бу аппаратта биопсияне башкарырга мөмкин булачак.
Яңа аппаратта эшләүче югары категорияле ультратавыш диагностикасы табибәсе Әлфия Миянова сүзләренә караганда, мондый заманча җиһазлар алыштыргысыз. “Төрле кан тамырлары патологияләре булган пациентларны тикшерүдә кискен ихтыяҗ бар иде. Элегрәк мондый тикшеренүләр 2004 елгы аппаратта үткәрелде һәм нәтиҗәсе җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы булмады. Яңа аппаратта кан тамырлары ягыннан патологияләр, тумыштан килгән аномалияләр ачык күренә. Ул бик яхшы визуализация бирә”, — ди ул.
Яңа аппаратта куелган диагнозлар тикшеренүнең башка диагностик ысуллары белән, мәсәлән, КТ аппаратында, берничә тапкыр расланган.

Ишембай ФАПларына 28 ноутбук кайтты

Ишембай районы дәваханәсе “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча төбәккә бүлеп бирелгән акча исәбенә заманча 28 ноутбук сатып алды.
Компьютерлар “Республика медицина мәгълүмат-аналитик системасы” дәүләт мәгълүмат системасында район фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре эше өчен кайтарылды. Хәзер медиклар анда пациентларның электрон медицина карталарын алып бара, аларны табибка кабул итүгә яза ала.
“Яңа ноутбуклар гражданнарны кабул итү процессын тизләтәчәк, электрон документ әйләнешен алып бару системасын автоматлаштырачак һәм, гомумән алганда, медицина хезмәтләре күрсәтүнең яхшыруына йогынты ясаячак”, — ди Ишембай дәваханәсе хезмәткәрләре.
Шулай ук ноутбукларны куллану хәзер авыл кешеләренә шәһәр поликлиникасына барып тормастан тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен формалаштырырга, тапшырырга һәм электрон рәвештә алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, бүгенге көндә Ишембай районының 36 фельдшер-акушерлык пункты заманча компьютерлар белән җиһазландырылган.
Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү — “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектында төп юнәлешләрнең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшеренүләрен оештыруны күздә тота. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән проектлар турындагы указга 2018 елның маенда кул куелды.

Үрнәкледә чишмә торышы да үрнәкле

Быел җәй “Башкортстан чишмәләре” проекты кысаларында республика районнарында чишмәләрне төзекләндерүгә гаризалар кабул ителде. Төбәк территориясендә мондый бәйге беренче тапкыр оештырылды.
Проектның өстенлекле юнәлешләре булып чишмәләрдән файдалану мәдәниятен күтәрү, халыкның чиста чишмә суын куллану мөмкинлеген булдыру, шулай ук республика халкының гомер озынлыгын арттыру тора. Бу Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Экология” гомумдәүләт проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә.
Конкурс комиссиясенә, республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләреннән тыш, “Яшел Башкортстан” җәмгыяте активистлары, Башкортстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары, тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге җәмәгать инспекторлары һәм журналистлар керде.
Җиңүчеләр арасында Хәйбулла районының Үрнәк авылында урнашкан “Акбурт” чишмәсе дә бар. Шушы көннәрдә әлеге чишмәне төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Шифалы суы белән танылган чишмә территориясе күркәмләнде, койма коелды, эскәмияләр һәм беседкалар төзелде.
Урындагы халык чишмә экологик туризмны җәлеп итә торган урынга әйләнер дип өметләнә.

Октябрьский чистарганнан-чистара!

Октябрьский — Башкортстанда калдыкларны аерым җыюны гамәлгә кертә башлаган тәүге шәһәрләрнең берсе. Әле бу эш Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында дәвам итә.
Шәһәрдә пластик шешәләр, пыяла өчен аерым контейнерлар, катыргы һәм макулатура җыю өчен аерым урыннар, куркыныч калдыклар – батарейкалар, аккумуляторлар, терекөмешле термометрлар, энергия саклаучы лампочкалар өчен бокслар урнаштырылган инде.
“2018 елда “Гринпис” Октябрьскийны Русиянең чүп-чарны аерым җыю өчен уңайлы 5 шәһәре исемлегенә кертте. Карар чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар саны буенча кабул ителде. 2019 елда Октябрьский “Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” Бөтенрусия конкурсының республика этабында “Каты коммуналь калдыкларны аерым җыю – шәһәрнең экологик хәвефсезлегенә бер адым” проекты белән җиңүче дип танылды”, — дип язган хакимият башлыгы Алексей Шмелев социаль челтәрләрдәге битендә.
Хакимият башлыгы ассызыклавынча, алар моның белән генә тукталмаячак һәм чүп-чарны сортларга тагын да тирәнтенрәк аерырга омтыла. Мәсәлән, быел шәһәр 36 яңа контейнер сатып алган: кызыллар — пыяла, сорылар иске көнкүреш техникасы өчен.
— Бүген чүп-чарны аерып һәм аны алга таба эшкәртүгә җибәреп, без киләчәккә зур өлеш кертәбез, балаларыбызга һәм оныкларыбызга чиста шәһәр калдыру турында кайгыртабыз, — ди Алексей Шмелев.

Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова