Барлык яңалыклар

Яңавыл паркы шәһәр бизәге булачак!

Яңавылның шәһәр Мәдәният һәм ял паркындагы территорияне төзекләндерү эшләре бу елның язында ук Президент Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында башланды.  

Паркны төзекләндерү проекты Башкортстан шәһәрләре һәм авылларын үстерү институты ярдәмендә эшләнгән. Өч функциональ зонага бүленгән территориянең мәйданы 3,5 гектардан артып китә.

Бердәм киңлек зур булмаган сәхнәне һәм өч дәрәҗәле амфитеатрны берләштерә. Крестьяннар урамы буйлап күпфункцияле спорт зонасы корылган, йомшак резина катлам өстенә тренажерлар мәйданчыгы урнаштырылган. Янәшәдә генә ябык тераса, аның астында шахмат һәм шашка уеннары өчен өстәл һәм урындыклар куелган.

— Яңавыл халкы яратып өлгергән «Тегермән" арт-объекты күренеше дә үзгәрәчәк. Мәйдан тирәли ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган инде, җәяүлеләр юллары да җәелгән, - дип билгелиләр район хакимиятендә. - Тиздән матур гирляндалы яктырту булачак.

Бу парк шәһәрнең бизәге булачак. Аның халыкның яраткан ял итү урынына әйләнәчәгенә шик юк.

Фото: https://mgazeta.com/

Автор:Ләйсән Якупова