

2021 елның 21 ноябрендә В.И. Альбанов исемендәге полярниклар музеенда 5-11нче сыйныф укучылары өчен көндезге "Төньяк балкышы" профориентация мәктәбе эшли башлады.
Музей «Арктика һәм дөнья океанын үзләштерү» юнәлеше буенча «Каникуляр профориентацион мәктәпләр» бөтенрусия проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булып тора.
Проектта катнашучыларны бай программа көтә: танышу, саф һавада уйнау, музей буенча кереш экскурсия, ә иң мөһиме - Арктиканың җиңел булмаган һөнәрләре белән танышу. Шулай ук укучылар контр-адмирал М.И. Бакиев исемендәге Уфа шәһәр балалар диңгез үзәгендә булачак, анда аларны суднолар модельләштерү, строевой әзерлек һәм мавыктыргыч мастер-класслар көтә. Үсмерләрнең һәркайсы "Юнга" программасы буенча профильле әзерлек узып, диңгез һөнәрләре романтикасына чума алачак. Катнашучылар өчен команда чарасы - «Изге Анна» шхунасын эзләү» спорт уены үткәреләчәк, анда балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Белешмә: Каникуляр профориентация мәктәпләре "Мәгариф" гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты чаралары планына керә. Оештыручылар булып Русия Мәгариф министрлыгы, Бөтенрусия сәнгать иҗаты һәм гуманитар технологияләр үсеше үзәгенең алдан һөнәри әзерлек проектын гамәлгә ашыра.
Фото: gtrk.tv