+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чүп-чар керемгә әйләнәчәк

Әлеге башлангычка 2022 елда старт биреләчәк.

Чүп-чар керемгә әйләнәчәкЧүп-чар керемгә әйләнәчәк
Чүп-чар керемгә әйләнәчәк
Республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин төбәк нефть химиясенең иң эре предприятиеләренең берсендә булды һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагы бүген зур үзгәрешләр кичерә - инвестицияләр җәлеп ителә, яңа технологияләр актив кертелә, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә инфраструктура үсә. Аеруча игътибарны калдыкларны кабат файдалану, әйләнешкә кайтару мөмкинлеге җәлеп итә.

- Республика Экология министрлыгы актуаль һәм кызыклы булган «яшел» ПЭТ-гранул җитештерү проектын гамәлгә ашыру кысаларында төбәктә икенчел чимал җыюны оештыру һәм аның территориясендә продукция җитештерүгә җәлеп итү мөһим, - дип сөйләде нефть химиясе производствосы генеральный директоры.

Икенчел чималы булган «яшел» ПЭТ-гранулы җитештерү мәйданчыгын 2022 елның беренче яртысында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Җитештерүгә ел саен 34 мең тоннага якын икенчел чимал кертү күздә тотыла. Хәзер үк Башкортстанда җыела торган ПЭТ-шешәләр саны елына 4 мең тонна тәшкил итә. Җыю һәм сортировкалауны арттыруга юнәлтелгән чаралар комплексын гамәлгә ашырганда, эксперт бәяләве буенча, потенциаль күләм елына 20 мең тонна тәшкил итәргә мөмкин.

- Яңа экологик проектларны гамәлгә ашыру - кызыклы эш кенә түгел, кайчак катлаулы да. Шуңа күрә республиканың ярдәме аеруча мөһим. Төрле тармак предприятиеләрендә мондый технологияләрне гамәлгә кертү «Экология» гомумдәүләт проектының «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру» федераль проекты белән билгеләнгән нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү мөмкинлеге бирәчәк, - дип билгеләп үтте Илдар Гарифуллин.

Фото: resbash.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас