+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һөнәрне мәктәптә үк сайла!

Архангель районы укучылары Башкортстанның Эшкуарлар ассоциациясе вәкилләре белән очрашты.

Һөнәрне мәктәптә үк сайла!
Һөнәрне мәктәптә үк сайла!

Имтиханнарга әзерләнү белән бергә, һөнәр сайлау да - мәктәп укучылары алдында торган мөһим бурычларның берсе. Бу уңайдан мәктәпләрдә ачык дәресләр, төрле һөнәр ияләре белән җанлы очрашулар үткәрелә.

Күптән түгел Республика Эшкуарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Фәтхуллин һәм вице-президенты Юрий Васильев Архангель районының Максим Горький, Тирәкле мәктәпләрендәге “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләрендә булдылар. Алар, өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, җанлы әңгәмә корды, киләчәккә максатлар куярга һәм шул максатларга кыю атларга, каршылыклардан курыкмаска, алга барырга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар сөйләшүгә актив кушылды, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Актив тормыш позициясе булган кешеләр белән очрашу укучыларда җаваплылык хисе, хыялларны тормышка ашыру һәм үз максатларына кыю атлау өчен көчле этәргеч булыр дип ышанабыз.

Чыганак: Архангель районы хакимиятенең аналитика бүлеге

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: