+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

44 яңа ФАП булачак

Башкортстанда киләсе елда 44 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

44 яңа ФАП булачак44 яңа ФАП булачак
44 яңа ФАП булачак
Ведомствода ассызыклауларынча, беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү - «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп юнәлеше. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота.

Төбәктә күләмле программаны тормышка ашыруга быел керештеләр. Амбулатор-поликлиника учреждениеләренең ресурс базасын ныгыту өчен 2021-25 елларда яңа объектлар төзү, шулай ук гамәлдәге объектларны реконструкцияләү һәм ремонтлау планлаштырыла.

Программа Башкортстанда 490 сәламәтлек саклау объекты, шул исәптән поликлиникалар, участок дәваханәләре, гомум практика табибы офислары, табиб амбулаторияләре, үзәк район дәваханәләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзүне күздә тота.

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

Фото:  basinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас