+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чыршыкайга балта чапмагыз!

Яңа ел якынлашып та килә, санаулы көннәр генә калып бара. Ил халкы озак көтелгән бәйрәмгә әзерлекне башлады. Һәм чыршы сайлау - хәзер иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Кайберләү бу сорауга вәхшиләрчә карый. Акчаларын янга калдырырга яисә керемле сәүдә оештырырга теләп, күпләр ылыслы агачларны законсыз рәвештә кисә. Бу урман хуҗалыгына җитди зыян китерә. 

Чыршыкайга балта чапмагыз!Чыршыкайга балта чапмагыз!
Чыршыкайга балта чапмагыз!

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Экология” гомумдәүләт проектын һәм “Урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү, Яңа ел алды чорында чыршы продукциясен хәзерләүне, ташуны һәм сатуны оператив контрольдә тоту өчен Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Русия Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе, Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе, “Иҗтимагый иминлек үзәге” һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы “Чыршы-2021” оператив-профилактик операциясен үткәрә.

- Әлеге операция кысаларында урман сагы хезмәткәрләре законсыз киселгән һәм сатып алынган Яңа ел чыршыларын ачыклау өчен яңа ел продукциясен сату урыннары буенча даими рейдлар уздырачак, урман фонды җирләрен караячак, шулай ук стационар постлар оештырылачак, - дип сөйләде Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Яңа ел чыршыларын законсыз кискән һәм урман фондына китерелгән зыян өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Закон нигезендә һәр сатып алучы Яңа ел продукциясен сатуның законлылыгын раслый торган документны сатучыдан таләп итәргә хокуклы:
1. Билгеләнгән үрнәктәге товар-транспорт документы, анда продукция сатып алу урыны, күләме һәм төре күрсәтелә (арендаторлардан яисә урман хуҗалыкларыннан товар сатып алганда);
2. Чыршы продукциясе кемнән сатып алынган, товары, саны, төре күрсәтелә (күмәртәләп сатучылардан сатып алынганда).

Башкортстанда яшәүчеләр һәм кунаклар ылыслы яшь агачларны законсыз кисү, хәзерләү һәм сату турында республика Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8(347) 218-14-14 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итә ала. 

 

Фото: pixabay.com 

Чыршыкайга балта чапмагыз!
Чыршыкайга балта чапмагыз!
Чыршыкайга балта чапмагыз!
Чыршыкайга балта чапмагыз!
Чыршыкайга балта чапмагыз!
Чыршыкайга балта чапмагыз!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас