+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иң яхшы арт-объект - Кушнаренкода!

Кушнаренкодагы таш скульптуралар паркы гадәти булмаган арт-объектлар арасында иң яхшысы санала.

Иң яхшы арт-объект - Кушнаренкода!Иң яхшы арт-объект - Кушнаренкода!
Иң яхшы арт-объект - Кушнаренкода!

Туту.ру сәфәрләр һәм сәяхәтләр сервисы илнең иң гадәти булмаган халык арт-объектларын билгеләү буенча Бөтенрусия конкурсы игълан иткән иде. Русиянең һәр төбәгеннән оештыручылар берәр катнашучы сайлады. Аларны ун төркемгә бүлделәр, анда Башкортстаннан ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән арт-объект та керде.

- Бу раундта көрәш Башкортстандагы таштан ясалган мифик җан ияләре, Чиләбе өлкәсендәге Святогор башындагы Пушкин музее һәм Пермь краендагы әкияти агач сыннар арасында узды. Кушнаренкодагы парк финалга чыкты, - дип сөйли Туту.ру сәфәрләр һәм сәяхәтләр сервисын төзүче Сергей Пищулов.

Арт-объектлар Кушнаренкода 2018 елда барлыкка килде. “Самолёт” паркының Агыйдел елгасы буендагы кыяда, легендалар һәм риваятьләргә нигезләнеп, Илфир Хәйруллин ясаган.

Кушнаренконың таш фигуралар паркы интернет-тавыш бирүдә 43 проценттан артык тавыш җыйды. Хәзер инде әлеге арт-объект финалда Башкортстан данын яклаячак, ул киләсе елның гыйнварында узачак.

 

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас