+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
1 декабрь 2021, 06:55
Мәктәпләр төзелү - шатлыклы хәл
«Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча Учалыда 1225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дәвам итә.
Мәктәпләр төзелү - шатлыклы хәл
Республикада Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырган «Мәгариф» гомумдәләт проектын һәм Учалы шәһәрендә максатлы инвестицион программаны тормышка ашыру кысаларында 1225 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен төзү дәвам итә. Бу максатларга республика федераль бюджеттан 400 миллион сумнан артык акча алды. Дәүләт заказчысы булып Башкортостан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе тора. Генераль подрядчы - "1нче төзелеш идарәсе".
Бинаның гомум мәйданы 18 мең квадрат метрдан артык. Проектта укучыларның уку-укыту процессын һәм ялын оештыру өчен кирәкле бөтен нәрсә каралган. Сыйныф бүлмәләреннән һәм кабинетлардан тыш, мәктәптә ике зур спорт һәм актлар залы, азык-төлек блогы булачак. Якындагы территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары, шулай ук мини-футбол кыры бар.
Белем бирү учреждениесе халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә ачык булачак, гамәлдәге таләпләр нигезендә гомум кулланылыштагы урыннар һәм сыйныф бүлмәләре җиһазландырылачак, пандуслар һәм лифтлар куелачак.
Подрядчы әлеге социаль әһәмияткә ия объектны төзүгә агымдагы елның җәендә кереште. Бүгенге көндә мәктәпнең әзерлеге 50 процентка якын. Төзүчеләр суүткәргечнең, канализация һәм җылылык трассасының тышкы челтәрләрен салганнар инде. Бинаны төзү эшләре тулы куәтенә бара, тәрәзәләр куела. Параллель рәвештә подрядчы мәктәпнең фасадын урнаштыру, шулай ук эчке җылыту, вентиляция һәм кондиционерлау системалары буенча эшләр башкара.
Төзелеш-монтаж эшләре график нигезендә бара.
Объектны 2022 елның сентябренә тәмамлау планлаштырыла.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"