- Башкортстанда 2021 елда “Имин һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомум озынлыгы 350 километрдан артык булган 237 төп объектта эшләр башкару планлаштырыла. Шуларның 225 километрдан артыгы - төбәк һәм муниципальара юлларда, 93 километрдан артыгы - Уфа агломерациясендә һәм тагын 38 километр чамасы - Стәрлетамак агломерациясендә, - дип ачыклык кертте Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
2022 елда гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Проект кысаларында юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын урнаштыру, юл тамгалары төшерелгән өслекләрне ремонтлау планлаштырылган. Стәрлетамакта үткәрелгән тикшерү нигезендә 11 километрдан артык озынлыктагы юлларның исемлеген билгеләнгән.
Фото: pravitelstvorb.ru