+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан ашлыгы яңа базарларны яулый

Башкортстан ашлыгына дөньяның 20дән артык илендә ихтыяҗ бар, дип хәбәр итә “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

Башкортстан ашлыгы яңа базарларны яулый
Башкортстан ашлыгы яңа базарларны яулый

Башкортстан ашлыгына дөньяның 20дән артык илендә ихтыяҗ бар, дип хәбәр итә “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

Ел башыннан Башкортстанның якын һәм ерак чит илләрнең 20дән артык иленә 157,77 мең тонна ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары экспортлаган.
Башкортстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе традицион рәвештә Русия ашлыгын сатып алуга юнәлтелгән илләрдә: Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Грузия, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Монголия, шулай ук Европа берлеге илләрендә: Бельгия, Венгрия, Германия, Дания, Латвия, Литва, Нидерланд, Норвегия, Польшада кирәк. Аны АКШ һәм Төркиядә дә сатып алалар.
Чит илгә сатылган бөртекле культураларның күләме 91,01 мең тонна тәшкил иткән, шуларның төп төрләре: 47,76 мең тонна арпа, 16,76 мең тонна бодай, 20,78 мең тонна җитен, 2,59 мең тонна арыш, 0,75 мең тонна карабодай, 0,33 мең тонна горчица.
Продукция төяп озату “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идаресе контроле астында башкарыла.
Билгеле булуынча, илдә Президент Владимир Путин башлангычы белән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Аның максаты — аграр продукция экспортын акчалата чагылышта 45 миллиард долларга кадәр арттыру.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: