-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дәүләкәндә китап театры ачыла

Балалар китапханәсе — китап уку өчен китаплар алырга килгән урын гына түгел хәзер. Биредә үсәргә, иҗат белән шөгыльләнергә һәм вакытны күңелле үткәрергә мөмкин. Дәүләкән үзәк балалар китапханәсендә моның өчен «Библиокулиса» дип исемләнгән китап театры оештырылды.  

Әлеге проект «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Президент грантлары конкурсында җиңү ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул беренче тапкыр быел гына старт алды, әмма инде көчәя бара.
Бу елның декабрь ахырына кадәр залда балалар өчен уен зонасы барлыкка киләчәк, сәхнә бизәләчәк, пәрдә, урындыклар, пуфиклар, келәм, китап стеллажы, оргтехника – кыскасы, театрның сыйфатлы эше өчен кирәкле бөтен нәрсә сатып алыначак. Болар барысы да откан грант акчасына алына.
Проектны тормышка ашыру 2022 елның сентябренә кадәр планлаштырылган. «Теремок на новый лад» пьесасы премьерасы тәкъдим ителәчәк. Проектны тормышка ашырганнан соң, "Библиокулиса" даими нигездә эшләячәк. Шулай итеп, теләге булган яшь дәүләкәнлеләр үзләренең иҗади потенциалын тормышка ашыра алачак.

Фото: ivbiblioteka.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: