

Тиздән Нуриман районының Тариково авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
Авыл халкы яңа объектның ачылуын түземсезлек белән көтә, чөнки элекке фельдшер-акушерлык пункты заманча таләпләргә туры килми.
Яңа ФАП төзелеше «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.
58 квадрат метрлы ФАПның бер катлы бинасы фельдшерның кабул итү бүлмәсеннән, шулай ук процедура һәм прививкалар ясау кабинетларыннан, санитар һәм көтү бүлмәсеннән торачак. Бина санитар-гигиена таләпләренә җавап бирәчәк.
Ә керү урынын мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус белән җиһазлыйлар. Бүген биредә объектны электр белән тәэмин итү буенча эшләр башкарылган, керү юллары булдырылган. Төзүчеләр эшкә керешә.
Фото: mgazeta.com