+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нуриман районында яңа ФАП төзелә

Нуриман районының Истерек авылында яшәүчеләр өчен заманча ФАП төзи башладылар.

Нуриман районында яңа ФАП төзеләНуриман районында яңа ФАП төзелә
Нуриман районында яңа ФАП төзелә
Авыл халкы яңа объектның ачылуын түземсезлек белән көтә, чөнки элекке фельдшер-акушерлык пункты заманча таләпләргә туры килми.

Нуриман районы хакимиятендә әлеге проектның ил Президенты Вадимир Путин башлангычы белән булдырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылуы турында сөйләделәр.

Бу объект фельдшер кабул итү бүлмәсеннән, шулай ук процедура һәм прививкалар ясау кабинетларыннан, санитария һәм көтү бүлмәләреннән торачак. Барлык биналар да санитар-гигиена таләпләренә җавап бирәчәк.

Бүгенге көндә биредә объектны электр белән тәэмин итү буенча эшләр башкарылган, керү юллары булдырылган. Төзүчеләр модульле ФАПны җыю һәм монтажлау эшләренә керешкән.

Фото: Нуриман районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас