Район Мәдәният сараен ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар - республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әлфис Гаязов катнаштылар.
Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов Мәдәният сараена ремонт тәмамлануның район халкы өчен әһәмиятле һәм көтеп алынган вакыйга булуын билгеләп үтте. Иң дулкынландыргыч мизгел район хакимияте башлыгы һәм подрядчы, "Башальянсстрой" җәмгыяте генеральный директоры Андрей Зубовның район Мәдәният сарае директоры Җәлил Гайбадуллинга символик ачкыч тапшыру булды.
Тантаналы өлеш муниципаль берәмлекнең иң яхшы иҗат коллективлары катнашлыгында бәйрәм концерты белән дәвам итте.
Фото: Аскын районы хакимияте сайтыннан.